news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Duracell компаниясе ярдәмендә батарейкалар җыю буенча 2300 пункт ачылачак

Белгечләр фаразлавынча, бу республикада кулланылган химик ток чыганакларының 60 процентын җыярга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда Duracell компаниясе ярдәмендә батарейкалар җыю буенча 2300 пункт ачылачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Хөкүмәте белән «Дюраселл Раша» компаниясе арасында төзелгән килешү кысаларында республикада файдаланылган батарейкалар һәм аккумуляторлар җыю буенча 2300 пункт ачылачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге килешүдә файдаланылган батарейкалар һәм аккумуляторлар җыю буенча 2300 пункт ачу күздә тотыла. Белгечләр фаразлавынча, бу республикада кулланылган химик ток чыганакларының 60 процентын җыярга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Мондый пунктлар кибетләр, сәүдә үзәкләре, мәктәпләр һ.б. кешеләр күп җыела торган урыннарда ачылырга тиеш.

Сочида узучы Россия инвестиция форумы кысаларында ТР Хөкүмәте һәм «Дюраселл Раша» ҖЧҖ арасында Татарстан Республикасында файдаланылган химик ток чыганакларын җыю һәм утильләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

  • Duracell – батарейкалар җитештерү буенча дөньякүләм сәүдә маркасы. Компаниягә 1929 елда нигез салынган. Батарейкалар һәм аккумуляторлар куркынычы ягыннан икенче класска кергәнлектән, утильләштерүне таләп итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot