Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дуңгыз гриппының 59 очрагы ачыкланган
Татарстанда бу эпидемия сезонында грипп йоктыруның 67 очрагын ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«АН1N1-2009 төркеме гриппының 59 очрагы, В төркеме гриппының җиде очрагы һәм А төркеме гриппының бер очрагы», - дип сөйләделәр агентлыкка ведомство матбугат хезмәтендә.
Искәртик, AH1N1-2009 төркемен шулай ук дуңгыз гриппы дип тә атыйлар. Грипп йоктыруның гомуми санының 88 процентын дуңгыз гриппы тәшкил итә, дип өстәделәр Роспотребнадзорда .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз