news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “дуңгыз кизүе”нә каршы вакцинацияләү башланды
4 һәм 7 декабрьдә Татарстанга АН1N1 вирусы китереп чыгара торган грипп авыруыннан 250 мең 658 микъдарда вакцина китертелде. План буенча, быел республикабызга 706 мең микъдарда вакцина килүе көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 4 һәм 7 декабрьдә Татарстанга АН1N1 вирусы китереп чыгара торган грипп авыруыннан 250 мең 658 микъдарда вакцина китертелде. Аерым алганда, Өфе каласыннан 95 мең 800 микъдарда – “Пандефлю”, Мәскәү өлкәсеннән 154 мең 850 микъдарда «Моно Гриппол Нео» килгән. Вакцина медицина учреждениеләренә таратылган, һәм кичә инде вакцинацияләнергә тиешле кешеләргә прививка ясала башлаган. Бу турыда бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ОРВИ һәм грипп авырулары белән бәйле булган эпидемиологик хәл буенча оператив штабы утырышында ТР баш эпидемиологы Роза Долгова хәбәр итте. “Пандефлю” вакцинасы, беренче чиратта, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, Казан дәүләт медицина университетының югары курсларында белем алучы шәкертләр – барлыгы 35 мең кеше өчен каралган. «Моно Гриппол Нео» белән 1-11 сыйныф укучылары вакцинацияләнәчәк.
Роза Долгова сүзләренә караганда, якын арада Татарстанга тагын «Моно Гриппол Плюс» дигән вакцина китертеләчәк. Аның белән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны вакцинацияләү күздә тотыла. План буенча, быел республикабызга 706 мең микъдарда вакцина килүе көтелә. Быел 25 декабрьгә хәтле вакцинацияләү эшен төгәлләү планлаштырыла.
“2010 елның гыйнвар-март айларында без грипп авыруының икенче дулкынын көтәбез. Шуңа күрә моңа һәрвакыт әзер булырга тиешбез. Халыкка аңлату эшләрен алып бару да мәҗбүри. Күп кеше “мин быел грипп белән авырдым, миңа вакцина кирәкми” дип әйтә. Әмма аларның “дуңгыз кизүе” белән авырмавы да ихтимал. Шуңа күрә “дуңгыз гриппы”н каршы алырга әзер булырга – иммунитетны күтәрергә кирәк”, - диде республикабызның сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева оператив штаб утырышын йомгаклаганда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2