news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дуңгыз итенә уртача бәя 20 процентка кимегән

Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров хәбәр итте

(Казан, 14 ноября, «Татар-информ»). Азык-төлеккә эмбарго шартларында Россиянең кайбер хуҗалыклары бәяләрне киметүгә ирешкән, дип белдерде РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров уртача бәяләр мониторингы буенча. 

Искәртеп узабыз: 11 августтан башлап Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы көн саен уртача бәяләргә мониторинг үткәрә.

"Безнең мониторинг 11 августтан 12 ноябрьгә кадәр дуңгыз итенә бәяләр төшүне күрсәтте. Ил буенча уртача алганда, аңа уртача хак 0,8 процентка төшкән. Ә Воронеж, Курск, Липецк, Пенза, Сарытау өлкәләре һәм Татарстанда уртача бәяләр 20 проценттан артыкка кимегән", - дип ассызыклады РФ авыл хуҗалыгы министры.

Федоров сүзләренчә, әлеге вакыт аралыгында кишер 19,2, кәбестә 6,5, бәрәңге  6,7, суган 2,4 процентка арзанайган. "Алма бәясе 10,3 процентка төшкән", - дип билгеләп үтте ул.

Мониторинг шулай ук балык базарындагы бәяләр кимегәнне дә күрсәткән. Әйтик, чистартылмаган туң балык 10,2, кылчыклары алынган балык 6,8, тере балык 1,1  процентка арзанайган.

Шул ук вакытта министр кайбер башка продукцияләр буенча хаклар күтәрелүне дә таныды. Мисалга, шул ук вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр сыер ите бәясен 3,9 процентка, сөтне 2,3, сырларны 3,1, майлылык дәрәҗәсе 82,5 тәшкил иткән атланмайны 1,6 процентка арттырган. Тавык түшкәсен дә 3,7 процентка кыйммәткәрәк алырга туры килә.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100