news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дуңгыз гриппының 312 очрагы теркәлгән

зган атна белән чагыштырганда кискен тын юллары инфекциясе белән авыру очраклары 102,8 процентка арткан һәм эпидемия бусагасыннан 2,6 тапкыр югары

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Августтан алып 12 ноябрьгә кадәр Татарстанда А(Н1N1)09 пандемия гриппы белән авыруның 312 очрагы теркәлгән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе мәгълүматлары буенча 6–12 ноябрьдә республика шәһәрләре буенча кискен тын юллары инфекциясе белән авыруның 35977 очрагы теркәлгән, 10 кешегә 136,9 авыру туры килә дигән сүз. Узган атна белән чагыштырганда бу узган атна күрсәткечләреннән 102,8 процентка арткан һәм эпидемия бусагасыннан 2,6 процентка югары.
Узган атнада Казанда инфекцион авыруларның 19569 очрагы теркәлгән, аның 18917 очрагын грипп һәм кискен тын юллары инфекциясе тәшкил итә, бу эпидемия бусагасыннан 1,7 тапкыр югары дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100