news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дуңгыз гриппына каршы вакцина кайтуын көтәләр

Ул бу атнада кайтыр дип көтелә

(Казан, 30 ноябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстанда дуңгыз гриппына каршы вакцина кайтуын көтәләр. Бүген “Татар–информ” агентлыгына “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесеннән хәбәр итүләренчә, аны республикага 4–5 декабрь көннәрендә китерергә тиешләр.
Шул ук вакытта республикада сезонлы грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүгә таба барса да, эпидемия бусагасы һаман да югары. Шунлыктан дуңгыз гриппына каршы вакцинация әле әһәмиятен югалтмаган. Өстәвенә, эпидемиологлар ОРВИ һәм гриппның “икенче дулкыны” башланудан курка.
Республикага вакцинаның күпме дозада кайтачагы һәм аның нинди булачагы әлегә төгәл билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Искәртеп узабыз, Алтай крае, Мәскәү, Төмән, Брянск, Воронеж һәм башка өлкәләрдә A/H1N1 гриппы вирусына каршы вакцинация ясыйлар инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100