news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дуңгыз гриппы белән авыруның 23 очрагы теркәлгән

Соңгы 8 авыру очрагы Чаллыда ачыкланган, алар исәбендә бер медицина хезмәткәре дә бар


(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанда эпидемиология, профилактика, диагностика һәм гриппны дәвалауга багышланган видеоконференция узды.
Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Виктор Морозов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Борис Менделевич, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты, Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе белгечләре катнашты. Шулай ук республика медицина учреждениеләре һәм шәһәрнең муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары катнашты.
Элемтәдә башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, сәламәтлек саклау идарәләре җитәкчеләре, медицина учреждениеләренең баш табиблары һәм табиб-белгечләре иде.
Айрат Фәррахов киңәшмәне ачканда, дуңгыз гриппы һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләр гаммәви мәгълүмат чараларында бик әһәмиятле яңалык булып тора. “Вәзгыять катлаулы, халык коткыга бирелмәсен өчен барлык көчне куярга кирәк”, - диде министр.
Бүгенге көндә Татарстанда югары патоген гриппның 23 очрагы теркәлгән, 13 пациент хастаханәдә, аларның 4се олылар, 9ы балалар. Барлык пациентларда да авыруның җиңел формасы. Соңгы 8 авыру очрагы Чаллыда ачыкланган, алар исәбендә бер медицина хезмәткәре дә бар.
Соңгы атнада грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыру очрагы эпидемия бусагасыннан 6 процентка түбән, әмма узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка югары, дип белдерде министр.
Сезон гриппы очраклары бары тик Түбән Камада гына теркәлгән. Анда грипп белән авыруның 37 очрагы билгеле. Авыру очраклары арту һәм эпидемия бусагасыннан югары булу сәбәпле, Түбән Камада барлык мәктәпләр һәм Чаллыда мәгариф учреждениеләренең бер өлеше карантинга ябылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100