Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән
12 июньдә Татарстан Республикасы өстендә дошман БПЛАсы юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Төн дәвамында Әстерхан, Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Ростов, Самара, Саратов, Смоленск, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү регионы, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы территорияләре һәм Азов диңгезе акваториясе өстеннән 231 Украина пилотсыз очкыч аппараты юк ителгән», – диелә хәбәрдә.
Бүген, 12 июньдә Татарстанның алты шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Башта янауны Алабугада, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә, соңрак Яр Чаллыда һәм Зәйдә игълан иттеләр. Республика территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә, ә ТР аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелде.
БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында Түбән Камада барлык массакүләм чаралар да гамәлдән чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз