news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда донорлык буенча коммерциягә нигезләнмәгән оешманың Координацион советы төзелә

Аның эшчәнлегенә караган чараларның кайберләре хәзердән үк билгеле

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда донорлык буенча коммерциягә нигезләнмәгән оешманың Координацион советы төзеләчәк. Һәрхәлдә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе һәм республиканың яшьләр берләшмәләре әгъзалары белән кичә үткәрелгән очрашуда шул хакта килешенгән. «Үз иреге белән кан бирүне җәелдерү программасы»ның оештыру комитеты вәкиле Оскар Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенең сорауларына җавабында шәрехләгәнчә, әлеге очрашуда «Мы...» яшьләр хәрәкәте, 2013 ел Универсиадасы волонтерлар хәрәкәте, «КДУ – мәрхәмәтле кешеләр планетасы»/«КГУ – планета добрых людей» үзәге, яшьләренең «Буревестник» физкультура-спорт җәмгыяте,  Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте, Казан волонтерлар советы, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе волонтерлар отряды әйдәп баручылары катнашкан.

Утырыш нәтиҗәсе буларак, Татарстанда донорлык буенча коммерциягә нигезләнмәгән оешманың Координацион советын төзү турында килешенде, бу исә Татарстан һәм аның башкаласы Казанда донорлык хәрәкәтен җәелдерү буенча республикадагы волонтерлык оешмалары көчләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, донорларны табу һәм актив рәвештә ярдәм күрсәтергә җәлеп итү эшен дә системага салырга кирәк булачак. Яңа барлыкка киләчәк Координацион совет эше иҗтимагый оешмалар әгъзалары өчен уку-өйрәнү семинарыннан башланырга тиеш, ул исә Республика кан салу станциясе базасында үтәчәк һәм «Үз иреге белән кан бирүне җәелдерү программасы»н гамәлгә ашыруда волонтерларның ярдәмгә керешүендә беренче адым булачак, дип сөйли О.Сәмигуллин.

«Үз иреге белән донор булу – үсештәге гражданлык җәмгыяте күрсәткече. Бүген Россиядә 1 мең кешенең 14е генә донор, шул ук вакытта үсештәге илләрдә бу сан 35-50гә җиткән», - дип, О.Сәмигуллин соңгы 2 дистә елда күзәтелгән мондый хәлне игътибарсыз калдырырга ярамый дигән фикерен җиткерә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100