news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда донорларны котлаячаклар

10-11 декабрь көннәрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Росплазма» федераль дәүләт учреждениесе Татарстанның иң яхшы донорларын котлау чараларын уздыра

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). 10-11 декабрь көннәрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Росплазма» федераль дәүләт учреждениесе Татарстанның иң яхшы донорларын котлау чараларын уздыра. Бу чаралар кысаларында 10 декабрьдә “Татмедиа” агентлыгында “2009 елда Татарстанда донорлыкны үстерү нәтиҗәләре” темасына матбугат конференциясе узачак. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Росплазма” учреждениесе җитәкчелеге катнашыр дип көтелә.
11 декабрьдә «Ак Барс» мәдәният үзәгендә елга иң күп плазма һәм кан тапшыручыларны котлау тантанасы оештырыла. Бәйрәмгә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Казан башлыгы Илсур Метшин, шәһәр һәм районнар хакимиятләре башлыклары, «Росплазма» учреждениесе җитәкчелеге, табиблар, иҗтимагый оешмалар һәм дини конфессияләр вәкилләре чакырыла.
Татарстанда донор канын һәм плазмасын әзерләү, эшкәртү һәм саклау эше белән Республика кан тапшыру станциясе һәм “Росплазма” федераль дәүләт учреждениесе шөгыльләнә. Республикабызда 2009 елда 53714 кеше кан тапшырган. Алар арасында Республика кан тапшыру станциясендә 50514, «Росплазма» учреждениесенең плазма үзәкләрендә 3200 кеше кан һәм плазма биргән. 2009 елда Татарстанда 30930 литр плазма җыелган. Плазма донорлары барлык кан тапшыручыларның 15,7 процентын тәшкил итә һәм 8423 кеше белән санала.
Плазма тапшыру күрсәткече 1000 кешегә - 16,6ны, кан тапшыру күрсәткече 25,8не тәшкил итә. Быел бер кешене кан белән тәэмин итү күрсәткече 13,2 мл белән исәпләнә. Барлыгы 39197,5 литр кан алынган.
2008 елның декабрендә Казанда ачылган плазма үзәгендә елга 30 тонна плазма әзерләргә мөмкинлек бар. Бүгенге көндә бу учреждение – Россия һәм Аурупада иң югары технологик һәм эре плазма үзәкләренең берсе. Ел дәвамында үзәктә үз донорлар базасы булдырыла, 3937 кеше тикшерелә, шуларның 3200е донор була.
2010 елда донор плазмасының серология скринингын уздыру лабораториясе ачылачак. Анда Татарстанда гына түгел, Мари Иле һәм башка якын урнашкан төбәкләрдән плазма үрнәкләре китертеләчәк. Лаборатория яңача җиһазланган. Барлыгы республикабызда 12 плазма үзәген ачу планлаштырыла. Аерым алганда, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әгерҗе, Алабуга, Зәй һәм башка калаларда плазма үзәкләрен төзү һәм файдалануга тапшыру уйланыла. Буа, Чистай, Түбән Кама шәһәрләрендәге плазма үзәкләрен төзү буенча проект эшләре алып барыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100