news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дөге, карабодай һәм тары ярмасы арзанайды

Татарстанда 12 декабрьдән 19 декабрь аралыгында карабодай, дөге һәм тары ярмасына бәя төшкән.Яшелчәләр, киресенчә, кыйбатланган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.

Карабодай ярмасының бәясе 1,5% ка – килограммы өчен 83,2 сумнан 82 сумга кадәр кимегән. Бу вакыт эчендә тары 1,3% ка – килограммы өчен 43,5 сумнан 42,9 сумга кадәр, дөге бәясе 89,7 сумга кадәр төште.

Моннан тыш, он, тоз һәм шикәр арзанайды. Бер килограмм он – 43 сум, шикәр – 60 сум, тоз 14 сум тора.

Шул ук вакытта бу җиде көн эчендә кыяр, бәрәңге һәм суган кыйммәтләнде. Кыяр 5,5% ка, килограммы өчен 149 сумга, суган килограммы өчен 9% ка, ә бәрәңге 4,7% ка – 27,5 сумга кадәр күтәрелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100