news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда доброволецлар форумы старт алды

Форумга Алексеевск, Саба районнарыннан, Тәтеш, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм башка шәһәрләрдән вәкилләр җыелган.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә “Пламя” балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы доброволецлар форумының тантаналы ачылышы узды, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында.

Быел форум икенче мәртәбә уза һәм бөтен республикадан үз теләге белән эш башлап йөрүчеләрне берләштерә.

Форум ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән “ТР иреклеләр хәрәкәте үсеше үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан, республика территориясендә иреклекләр хәрәкәтен үстерү максаты белән, үткәрелә.

Форумга Алексеевск, Саба районнарыннан, Тәтеш, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм башка шәһәрләрдән вәкилләр җыелган.

Быел форум кысаларында Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү тарихы буенча мәгълүмат бирү сәгатьләрен, иреклеләр оешмаларының ММЧ вәкилләре белән үзара элемтәсе буенча интерактив дәресләр, социаль проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру юнәлешендә мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук актерлык осталыгы, креатив фикер йөртү буенча мастер-класслар уздыру, ирекле хәрәкәт темасына багышланган кичәләр оештыру ниятләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100