news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дизель ягулыгының сыйфаты борчу тудыра

Тикшерүләр барышында төп дәгъвалар әлеге төр мотор ягулыгының сыйфатына кагыла

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 1 декабрьдән 31 енә кадәр республикада мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча айлык уздырылган иде. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта “Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе” ДУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев аның нәтиҗәләрен игълан итте. Аннан аңлашылганча, АЗС ларда сатылучы автомобиль ягулыгының сыйфат дәрәҗәсе 2008 елгыдан аерылмый. “2008 елга караганда, ягулык сыйфатының кискен начараюы да, яхшыруы да күзәтелми. Идел буе федераль округына кергән төбәкләр белән чагыштырганда, шулай да бездә сыйфат югарырак әле”, - ди Роберт Гыйләҗиев. Ул моны эзлекле алып барылган тикшерүләр белән бәйләп аңлата.

Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, айлык узган еллар тәҗрибәсен күздә тотып үткәрелгән. Беренчедән, кышкы чорда ягулык салу станцияләрендә җәйге ягулык калдыкларын кышкы ягулык белән кушу очраклары ешая икән. Шул сәбәпле, ягулыкның куеру температурасы бозыла. Икенчедән, ел ахырында бәясенә ташламалар ясап сыйфатсыз ягулыкны сатып бетерү җаен күрәләр. Нәтиҗәдә, сыйфатсыз ягулык салган автомобильләр ватылып ук чыкмаса да, эшләми, юлда туктап кала. “Тикшерүләр безнең сагаюларның хаклыгын раслады”, -ди Роберт Гыйләҗиев. Декабрьдә узган айлык барышында идарә һәм эчке эшләр органнары вәкилләре тарафыннан Татарстандагы 377 АЗС һәм 6 нефть базасында ягулыкның сыйфат нормаларына җавап бирүе тикшерелгән. “Бу - тикшерү барышында эшләгән АЗС ларның якынча 53 проценты дигән сүз. Татарстанда барлыгы 825 автомобильгә ягулык салу станциясе исәпләнә, шуларның 144 е теге яки бу сәбәпләр белән эшчәнлеген туктатты. Кайберләре бу адымга тикшерүләр узасын белеп тә барган”, - ди Роберт Гыйләҗиев. Аның сүзләренә караганда, тикшерүләр барышында ягулыкның 750 үрнәге анализга алынып, шуның 26 сының теге яки бу күрсәткеч буенча ГОСТ таләбенә җавап бирмәве ачыкланган. Анализга алынган ягулык үрнәгенең зур өлеше бензин булуга карамастан, аның сыйфатына 3 очракта гына дәгъва булган. Ә менә дизель ягулыгы сыйфаты тикшерүчеләрдә иң зур дәгъвалар уяткан. Үрнәкләр 23 очракта тиешле нормаларга җавап бирүдән ерак торган. Дәгъваларның зур өлеше шәхси АЗС ларга туры килә.


“Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе” ДУ җитәкчесе белдергәнчә, тикшерүләр барышында хәлнең кискенлеге ачыклангач, 18 декабрьдә АЗС җитәкчеләре белән киңәшмәдә җитди сөйләшү узган. Җитәкчеләрнең күбесе үз ялгышларын танып, хокук бозуларны сизелерлек киметкән. Ә менә бер өлеше үзләрен хаклы санап, тикшерү органнарын гаепләп, һаман да Прокуратурага дәгъвалар юллау белән шөгыльләнә.

Иң киң таралган сыйфат бозылу очраклары- ягулыкның болганчыклану, куеру, фильтрлану температурасы, фракция составы бозылу, составында күкерт булу белән бәйле икән. Мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыклар белән генә чикләнеп калмый. Узган ел дәвамында республикада тикшерү органнары тарафыннан автомобиль ягулыгының 2865 үрнәге тикшерүгә алынып, шуның 3,2 проценты тиешле сыйфатларга җавап бирмәве ачыкланган. Бу - 91 очрак дигән сүз. Шунысы игътибарга лаек, “Татнефть”, “Татнефтепродукт” җәмгыятьләренә караган АЗС ларда тикшерелгән ягулыкларның сыйфатка җавап бирмәү очраклары 5-7 дән артмый. Беренчесендә анализга- 397, икенчесендә- 538 ягулык үрнәге алынган булган. Аның каравы, сыйфатсыз ягулык тәкъдим итеп, кулланучылар хокукын бозуның иң зур очраклары шәхси кулларда булган АЗС ларда (54 очрак), ведостволарга караган АЗС ларда (14 очрак) һәм “Автодрострой” җәмгыятенең ягулык станцияләрендә ачыкланган. “Татнефть” заправкаларында сыйфатсыз ягулыкның сирәк очравын Роберт Гыйләҗиев аларның күбесенең ирекле сертификатлаштыру таныклыгы алу белән бәйләп аңлатты. Бүген республикада барлыгы 72 АЗС ирекле сертификатлаштыру таныклыгына ия булса, шуның зур өлеше “Татнефть” заправкаларына карый. “Мондый сертификат алган станция сыйфатлы товар сатуга йөкләмә ала”, -дип ассызыклады Роберт Гыйләҗиев. Аның сүзләренә караганда, хәзер мондый сертификат алуга “Татнефтепродукт” станцияләре дә зур игътибар бирә башлаган. Кайбер шәхси эшмәкәрләрдә дә кызыксыну күренә. “Бу эшне җәелдерүгә массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән генә ирешә алабыз”, - ди ул.

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе хокук бозучыларга карата ниндидер чаралар күрүгә вәкаләтле түгел. Шуңа да ягулык сыйфаты бозылу буенча эшләр Табигатьне саклау прокуратурасына юллана. Ел дәвамында әлеге орган аларның зур өлеше буенча конкрет чаралар күрүгә ирешкән. 26 очрак буенч ахокук бозуларны бетерү турында карар кабул ителгән, 8 очрак буенча административ җаваплылыкка тарту буенча карар чыгарылган, 1 эш судка юлланган, 9 очрак буенча административ җаваплылык буенча эш кузгатылган.

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе вәкилләре белән берлектә, тикшерүләрдә Эчке эшләр органнары вәкилләре дә катнаша. Бүген брифингта министрлыкның икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Кадыйров белдергәнчә, ягулыкның сыйфатын тикшерү барышында, АЗС ларда башка төрле хокук бозу очраклары да ачыклана. 2009 ел дәвамында тикшерүләр барышында хокук саклау органнары вәкилләре 61 администртив беркетмә тутырган. Мәсәлән, кайбер АЗС ларда эшмәкәрлек эшчәнлеге тыелган булса да, алар ягулык сату эшен дәвам иткән. Кайберләрендә ягулык һәм мотор мае сертификатсыз гына кулланучыга озатылган. “Тагын да җитдирәк хокук бозу очраклары да бар, нәтиҗәдә 12 җинаять эше кузгатылды”,- ди Рөстәм Кадыйров. Мәсәлән, “Карт” ҖЧҖ караган АЗС диркторының хезмәт килешүен бозуы, үзе эшләгән предприятиене талап, 52 млн. сум үзләштерүе ачыкланган. Ул чынбарлыкта булмаган фирма белән ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү буенча 32 млн. сумлык ялган килешү төзегән. Өстәвенә, 3 кредит буенча поручитель буларак теркәлән. “Барлык контроль органнары хәбәрләшеп эшләгәндә генә эшне тагын да нәтиҗәле итеп була”, -ди Рөстәм Кадыйров.

Роберт Гыйләҗиев тә шул ук фикерне куәтләп, 2010 елда да мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү эше дәвам итәчәген җиткерде. Өстәвенә, быел мотор майларының сыйфатын ачыклау буенча да тикшерүләр башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100