news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Татарстанда дизель ягулыгы кыйммәтләнде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Агымдагы елның 20-27 май аралыгында Татарстанда дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан аңлашыла.

Дизель 14 тиенгә (0,22 процент), литрына 59,97 сумнан 60,11 сумга кадәр арткан. АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган: 49,65 сум, 53,63 сум һәм 68,30 сум.

Шул ук вакытта Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында дизель ягулыгына иң түбән бәяләр Татарстанда.

Агымдагы елның апрелендә республикада инфляция еллык күрсәткечтә 7,67 процентка кадәр тизәйде. Апрель ае нәтиҗәләре буенча АИ-92 маркалы бензин 2023 елның декабре белән чагыштырганда 0,64 процент, АИ-95 маркалы бензин 0,76 процент, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин 0,83 процент, ә дизель 0,20 процентка кыйммәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100