news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дизель ягулыгы бәясе артты

Татарстанда 5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр бер атна эчендә барлык маркалы бензин бәяләре алдагы атна белән чагыштырганда үзгәрмәгән. Татарстанстат әнә шундый мәгълүмат бастырып чыгарды.

Статистика нигезендә, АИ-92нең уртача бәясе бер литры өчен 45,92 сум, АИ-95 49,34 сум дәрәҗәсендә калган, ә АИ-98 - 52,4 сум.

Дизель ягулыгы күрсәтелгән атнада бераз кыйммәтләнде. Дизель литрының бәясе 18 тиенгә арткан — 52,44 сумнан 52,62 сум булган.

Әйтергә кирәк, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин хәзер 2022 ел башына караганда һаман да арзанрак. Декабрь азагында АИ-92 литры өчен 45,98 сум, ә АИ-95 исә 49,51 сум иде.

«Татар-информ» элек августта кыйммәтләнгәннән соң, Татарстанда бензин бәяләре көз җитү белән тотрыклыланды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100