news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дистә еллар эчендә беренче тапкыр балны май аенда җыячаклар

Татарстанда дистә еллар эчендә беренче тапкыр балны май аенда җыячаклар, ул иң шифалы продукт санала

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда дистә еллар эчендә беренче тапкыр балны май аенда җыячаклар, ул иң шифалы продукт санала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына умартачылык буенча Дәүләт идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Быел баллы үләннәр, куаклар һәм агачлар 10-12 көнгә алданрак чәчәк ата башлады. Бу көннәрдә үги ана яфрагы, тузганаклар чәчәк ата. Тиздән таллар гаиләсенә керүче куаклар һәм агачлар, шулай ук өрәңге чәчәк атачак. Ягъни, белгечләр фикеренчә, инде майда ук кортлар бал җыя башлаячак, ә ай ахырына кадәр умарталар шифалы продукт белән тулачак һәм балны суырта башлаячаклар. Умартачылык буенча Дәүләт идарәсе белгечләре майда бал ярминкәсе үткәрергә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot