news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда диспансеризация буенча план күрсәткече 76 процентка үтәлгән

2019 елда 1,8 млн кешегә диспансеризация үткәрелергә тиеш.

Татарстанда диспансеризация буенча план күрсәткече 76 процентка үтәлгән
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел ноябрь ае башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда диспансеризациядә 76 процент кеше тикшерелгән. Бу хакта Казан дәүләт медицина академиясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Ул “Сәламәтлек” илкүләм проектының төбәк проектында профилактик тикшерүләр юнәлеше аерым урын алып торганын әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында диспансеризация турында әйткән сүзләрен искәртте.

“Барлык халыкны тикшерү мөһим. Бигрәк тә, ерак урнашкан авылларда яшәүчеләргә игътибар кирәк. Диспансеризация сыйфатлы булырга тиеш. Формализмга юл куелырга тиеш түгел. Бердәм стандартларны төгәл үтәргә кирәк”, – дигән иде Президент.

Марат Садыйков профилактик чаралар белән 2019 елда 1,8 млн кешене колачлау планлаштырылганын әйтте. "Мин ышанам: бу күрсәткеч үтәләчәк", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100