news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда диспансеризация үткәрүдә алдынгы районнар исемлеге билгеле

Барлыгы 617 017 кеше тикшерү узган.

Татарстанда диспансеризация үткәрүдә алдынгы районнар исемлеге билгеле

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында диспансеризация үтү планын тулысынча үтәгән районнар исемлеген әйттеләр.

Республикада барлыгы 617 017 кеше тикшерү узган.

Алдынгы районнар исемлеге:

  • Актаныш 101 процент,
  • Яңа Чишмә 101 процент,
  • Кама Тамагы 101 процент,
  • Тукай районы 101 процент,
  • Сарман 100 процент,
  • Әтнә 100 процент,
  • Теләче 100 процент.

Диспансеризация үтү планын Яшел Үзән 54 процент, Зәй 49 процент, Кукмара 46 процент күләмдә үтәгән.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнаша, дип хәбәр иткән идек.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100