Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда дини йолаларны үтәүнең уртак калыбы булдырылган
Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин әйтүенчә, дини йолаларны төрле районнарда төрлечә үтәү очраклары бар
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова). Бүгенге көндә Татарстанда дини йолаларны төрле районнарда төрлечә үтәү очраклары бар. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, нәзарәт төрле йолаларның үтәлеше бер тәртипкә салынып беткән һәм әлеге калып киләсе елда басылып чыгарга тиеш. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында хәбәр итте.
«Төрле йолаларны бер тәртипкә салып бетердек. Кайбер районнарда мәетнең ничек чыгарылуы турында төрле фикерләр яңгырый. Мәҗлес вакытында да төрле аңлашылмаучанлыклар чыгарга мөмкин. Киләсе елга дини йолаларның уртак калыбы басылып чыгачак», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз