news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дини белем бирүче уку йортларына укырга керүчеләр азайган

Россия Ислам институты 500ләп студент кабул иткән

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда дини белем бирә торган уку йортларына керүчеләр саны кимегән. Россия Ислам институты быел, читтән торып укучылар белән бергә, 500ләп студент кабул иткән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Ислам институтының ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы курсларга бу студентларның да күбесе укуын ташлый.

Ректор быелгы кабул итү кампаниясен уңышлы узды, дип бәяли. Әмма уку йортына керергә теләүчеләр арасында зур конкурслар булмавын да билгеләп үтте. “Кызганыч, дин өлкәсендә безнең андый уңышларыбыз юк. Дөрес, магистратурага быел конкурс булды. Көндезге бүлеккә килгәндә, шәригать факультетына 50 егет, 20 ләп кыз кабул ителде. Теологиягә, журналистикага, икътисад, лингвистикага студентлар җыелды”, - диде ул.

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, быел мәдрәсәләргә укырга керергә теләүчеләр саны да күп булмаган. Диния нәзарәте таләпләре буенча, уку йортларына, беренче чиратта, татар имамнарын әзерләү бурычы куелган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100