Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Державин премиясе лауреатын бүләкләделәр
Быел КФУ юридик факультетының фәнни эшчәнлек буенча деканы урынбасары Дамир Вәлиев Державин премиясе лауреаты булды. Бүләкне аңа Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
«Жюри әгъзалары бертавыштан Дамир Вәлиев бүген безнең Державин исемендәге премия лауреаты дигән фикердә булдылар», - дип белдерде Фазлыева.
Державин исемендәге республика премиясе юристларга юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре һәм монографияләре өчен, шулай ук язучыларга җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аеруча әһәмиятле әдәби әсәрләре өчен бирелә. Эшләр рус һәм/яки татар телләрендә язылырга һәм Гавриил Державин мирасын популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
Премия чиратлап бирелә: бер елда – әдәбият өлкәсендә, икенче елда – юриспруденция өлкәсендә. Быел бүләкне юридик бергәлек вәкиленә тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз