news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда демографик вәзгыять тотрыклылана

Агымдагы елда Татарстанда 27 мең 921 сабый дөньяга килә, дип белдерде бүген журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). “Хәзерге көндә Татарстанда демографик вәзгыять тотрыклылана. Агымдагы елның беренче яртысында республикада демографик күрсәткечләр буенча алга китеш күзәтелә. Гомер озынлыгы, 2003 ел белән чагыштырганда, 3,2 елга озынайган, һәм бүген республика халкы 70,8 яшькә кадәр яши”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов.
Аның сүзләренә караганда, 2006 елдан республикада туган балалар саны арта. Агымдагы елда 27 мең 921 сабый дөньяга килә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1462 балага күбрәк. Айрат Фәррахов яңа туган балаларның үлүе очраклары кимүен әйтте. Бүген исән булып туган мең балага 5,6 үлем очрагы туры килә. Бу күрсәткеч, узган ел белән чагышытырганда, 4,8 процентка кимрәк. Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Балтач, Тукай районнарында яңа туган балалар саны үлүчеләр саныннан артып китә. Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан һәм Спасс районнарында әле үлү очраклары күрсәткече югары кала.
Министр ассызыклаганча, демографик вәзгыятьне яхшыртыр өчен, республикада “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә, югары технологик медицина клиникалары, җәрәхәтләрне, кан тамырлары авыруларын дәвалау, сәламәтлек үзәкләре ачыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot