news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда декреттагы әниләр яңа һөнәрләр үзләштерә алачак

2025 елдан башлап «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында декреттагы әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче хатын-кызлар өстәмә белем алырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Бүген без әниләрнең хезмәт эшчәнлегенә актив кайтуын күрәбез. Хатын-кызларның 80 проценттан артыгы яңадан һөнәри белем алганнан соң эшкә урнаша», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Мартның икенче яртысында 360 белгечлек буенча укырга кабул итү яңадан ачылачак. Алар арасында: акушерка, веб-дизайнер, веб-разработчик, сәнәгать эшләнмәләре дизайнеры һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган башка юнәлешләр.

Программа кысаларында ел саен меңгә якын хатын-кыз яңа һөнәр үзләштерә. Барлыгы биш меңнән артык кешене укыту планлаштырыла. Гаризаны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында бирергә мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot