news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда декрет акчалары белән мошенниклыкта шикләнелүчеләрне эзлиләр

Йөклелек һәм бала туу буенча пособиеләр алу буенча мошенниклыкта йөздән артык декреттагы хатын һәм берничә юридик зат катнашкан.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстанда декрет акчалары белән мошенниклыкта шикләнелүче ир-атларны эзлиләр. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел хокук саклау хезмәткәрләренең Социаль иминият фондыннан акча үзләштерүнең яңа схемасын ачыклаган. Йөклелек һәм бала туу буенча пособиеләр алуда мошенниклыкта йөздән артык декреттагы хатын һәм берничә юридик зат катнашкан. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча хезмәте федераль эзләүдә булган Алексей Беляков һәм Гия Чухуаның кайдалыгын белүче булса, полициягә (843) 291-38-93, 291-31-87, 291-22-45 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100