Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда декабрь башында һава температурасы нормадан 8-10 градуска югарырак була
Татарстанда кыш башында явым-төшемсез һәм карсыз җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 8-10 градуска җылырак була. Бу декабрь башы өчен нормаль температура күрсәткеченнән экстремаль зур тайпылыш. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
Дүшәмбе республикада, шул исәптән Казанда, төнлә +2 градуска кадәр, ә көндез +4 градуска кадәр җылыта. Явым-төшем көтелмәсә дә, һава торышы болытлы була.
«Сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр республикада һәм аның башкаласында төнге сәгатьләрдә -1 градуска кадәр суыта. Чәршәмбе төнлә бераз кар яву ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми, температура +1..+3 градус була», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренә караганда, декабрьнең беренче атнасында җилнең юнәлеше еш үзгәрәчәк, әмма аның тизлеге секундына нибары 2-3 метрга кадәр генә булачак.
Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе республиканың зур өлешендә төнлә катнаш фазадагы явым-төшем көтелә. Көндез исә явым-төшем булмый. Иртән томан фаразлана.
«Җомга кичен республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында бераз кар яварга мөмкин. Бу районнарда температура көндез 0 градус чамасы, ә кичен -3 градус чамасы була», - дип йомгаклады сүзен синоптик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз