Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда декабрь башы нормадан өч градуска җылы булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда декабрьнең беренче декадасында уртача температура климатик нормадан өч градуска югары булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта фаразы белән уртаклашты.
Республика өчен тулаем алганда 1-10 декабрьдә климатик норма – 7,4 градуска, ә Казан өчен -6,4 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача температуралар -4,4 һәм -3,4 градус тәшкил итәчәк.
Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тулаем алганда декабрь дәвамында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан югары булачагы, ә явым-төшем нормага туры киләчәге хакында хәбәр иткән иде.
РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, декабрь Идел буе федераль округының калган төбәкләрендә дә нормадан җылырак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз