Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда давыллы җил бераз тына һәм +5 градуска кадәр җылыта
Бүген, 23 ноябрьдә, Татарстанда җылы, җилле һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яуган яңгыр, җепшек кар көндез туктый. Иртән юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.
Җил көньяктан исә, аның тизлеге секундына 8-13 метр фаразлана, вакыты белән 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Әмма көндез кичәге кебек көчле давыл булмаячак. Казанда аның тизлеге 15-20 метрдан артмаячак.
Көндез төбәктә һава торышы +2..+5 градус, Татарстан башкаласында +3..+5 градус булачак.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда бик җылы һава торышыннан соң салкыннар көтелүен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз