news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда давыл чыгуы турында игълан иттеләр

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республика территориясендә көньяктан көчле җил исә.

Татарстанда давыл чыгуы турында игълан иттеләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Якындагы 1 – 3 сәгатьтә Татарстан территориясендә көньяктан секундына 20-25 метр тизлектә көчле җил исүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Имин булмаган метеорологик шартлар урыны белән көн дәвамында, 2-3 майда төнлә дә сакланырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot