news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда давыл балалар бакчасы түбәсен куптарган, 40 торак пункт утсыз калган

Балалар бакчасының 280 кв.метр түбәсенә зыян килгән.

Татарстанда давыл балалар бакчасы түбәсен куптарган, 40 торак пункт утсыз калган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда балалар бакчасының түбәсен давыл куптарган, 40 торак пункт утсыз калган. Бу хакта «Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген 112 ашыгыч ярдәм номерына Кукмарада «Березка» балалар бакчасының түбәсен җил куптаруы турында хәбәр килеп ирешә. 80 кв метр түбәгә зыян килгән.

Моннан тыш, Алабуга районында 40 торак пунктта электр элемтәсе өзелгән, аларда 4455 кеше яши.

«Хәзерге вакытта урыннарда авария бригадалары эшли», — дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot