news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда давыл аварияләр чыгару, электр тапшыру линияләренә зыян салу ихтималы бар

Иртәгә көндез һәм кичен Татарстанда, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр һәм боз явуы, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе көтелә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Коткаручылар гарасат вакытында килеп чыгу ихтималы булган куркыныч хәлләр турында кисәтә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Иртәгә көндез һәм кичен Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, яшенле яңгыр һәм боз явачак, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәчәк, дип синоптиклар хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, электр тапшыру линияләрендә, шулай ук авылларда кварталара электр челтәрләрендә аварияләр килеп чыгарга мөмкин.

Моннан тыш, төзелеш конструкцияләренең җимерелеп төшүе, йорт түбәләренә зыян килүе, карт агачлар һәм реклама такталарының аву куркынычы да бар.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең артуы, «бөкеләр» хасил булуы, рейсларның тоткарлануы, су объектларында һәлакәтләр килеп чыгу ихтималы да юк түгел.

Боларның барысын да исәпкә алып, муниципаль берәмлек башлыкларына тиешле чаралар күрергә, хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерергә киңәш ителә.

Коткаручылар федераль юлларга балаларны алып чыкмауны, балалар лагерьлары (һ.б.) оештыручыларына һава торышы турындагы мәгълүматка игътибар итүләрен сорый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100