Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең ясалма фәһем белән эшләү кагыйдәләре расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты хакимият органнарының ясалма фәһем нигезендә мәгълүмат системалары белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибен раслады. Тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Министрлык һәм ведомство җитәкчеләре 2026 елның 10 декабренә кадәр мәгълүматны саклауны оештыручы һәм ясалма фәһем сервисларыннан файдалануны регламентлаучы локаль актлар чыгарырга тиеш. Документларның күчермәләрен ТР Цифрлар министрлыгына 2026 елның 15 декабренә кадәр җибәрергә кирәк.
Проект нигезендә, йомгаклау карарын һәрвакыт хезмәткәр кабул итә, нейрочелтәрләрне куллану шәхси җаваплылыктан азат итми. Хезмәткәрләргә чит ил ясалма фәһем сервисларын хезмәт җайланмаларында куллану тыела. Нейрочелтәрләр эшенең нәтиҗәләрен файдалану алдыннан дәүләт хезмәткәрләре аларның факттагы дөреслеген рәсми чыганаклар буенча тикшерергә тиеш.
Оешмаларда Ясалма фәһем агентлары реестры алып барылачак. Штат расписаниесе нигезендә бер хезмәткәргә икедән артык шундый агент билгеләнә алмый. Ел саен 31 декабрьгә кадәр ведомстволар җыелма мәгълүматларны ТР Цифрлар министрлыгына җибәрергә тиеш була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз