news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре, дәүләт органнарында эшләүчеләрнең окладларын арттыралар

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре, дәүләт органнарында эшләүчеләрнең окладларын арттыралар

1 июльдән Татарстанда министрның хезмәт хакы күләмен 1,05 тапкыр арттырырга ниятлиләр. Бу сумма дәүләт вазифаларын алыштыручы затларга акчалата түләүләрне исәпләү өчен кирәк. ТР Рәисенең указ проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

«Татарстан Республикасы дәүләт вазифаларын алыштыручы затларның айлык акчалата түләүләр күләмен исәпләү өчен указның 1 пункты нигезендә Татарстан Республикасы министрының айлык акчалата түләүләр күләмен 1,05 тапкыр индексацияләргә, ул 46 543 сум тәшкил итәчәк», - диелә документта.

Искәртеп узабыз, 2023 елның 1 гыйнварыннан башлап аның күләме 44 326 сум тәшкил итте.

Коррупциягә каршы экспертиза узучы документтан күренгәнчә, шулай ук 2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең окладларын да индексацияләргә ниятлиләр.

«2024 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең айлык окладлары (алга таба - Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең вазифа окладлары) күләмен арттырырга», - диелә документта.

Әйтик, республика башкарма хакимият органнары территориаль органнарында вазифаларның кече төркеме тәэмин итүче белгечләренең вазифаи окладын 1,05 тапкыр индексацияләргә ниятлиләр. Үзгәрешләрне исәпкә алып, ул 13 323 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренең айлык оклады күләме дә үзгәрә. Ул вазифа окладның 41 процентын (элек 18 процент иде) тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100