Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм өйрәнү программасы яңартылды
Татарстанда республиканың дәүләт телләрен һәм төбәк халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән һәм 2036 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасының яңа редакциясе расланды. Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ нигезендә, республикада татар һәм рус телләренә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк, шул ук вакытта гомумроссия гражданлык үзенчәлеген, традицион кыйммәтләрне һәм милләтара татулыкны ныгытуга аерым игътибар биреләчәк.
Программаның яңартылган версиясендә төп бурычлар арасында шулай ук Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын тәэмин итүдә тел сәясәтенең ролен арттыру билгеләнгән.
Мәгариф учреждениеләрендә өйрәнү өчен тәкъдим ителгән телләр исемлеге дә шактый киңәйтелгән. Аерым алганда, исемлеккә яһүд теле урынына башкорт теле кертелгән. Якшәмбе мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү программалары исемлегендә хәзер шулай ук якут, бурят, тува, чечен, ингуш һәм башка телләр дә бар.
Программаның элеккеге редакциясендә азәрбайҗан, әрмән, таҗик һәм үзбәк телләре күрсәтелгән иде.
Үзгәрешләр цифрлы коралларга карата мөнәсәбәткә дә кагылды: мәгълүмати-коммуникация технологияләре милли иминлекнең мөһим элементы дип танылды. Шулай ук документта Татарстан халыклары телләрендә социаль контентны үстерү бурычы да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз