news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дәүләт органы хезмәткәрләренең оклады артачак

Татарстанда 1 октябрьдән кайбер категориядәге дәүләт хезмәткәрләренең окладлары һәм акчалата түләүләре 4 процентка индексацияләнәчәк. Әлеге указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Аерым алганда Татарстанда дәүләт вазифаларын биләүче затларның айлык акчалата түләве артачак. «<…> Татарстан Республикасы министрының айлык акчалата түләвен 1,04 процентка арттырып, 41 777 сум итәргә», – диелгән указда.

Моннан тыш, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм дәүләт гражданлык хезмәтенә карамаган вазифаларда эшләүчеләрнең (алар Татарстанның дәүләт органнарын техник яктан тәэмин итүне башкаручылар) дә окладлары артачак.

Башкарма хакимиятнең территориаль органнарында җитәкче сәркатибенең һәм кече төркем вазифаларының 3 разрядлы белгеченең оклады 4 процентка артып, 11 958 сум булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot