Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дәүләт милли сәясәте турындагы программа яңартылды
Татарстан Хөкүмәте «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасының яңартылган версиясен раслады. Яңа редакциядә программадан «гомумроссия гражданлык һәм Татарстан тәңгәллеген ныгыту» турындагы пункт өлешен һәм «Татарстан тәңгәллеге дәрәҗәсе» күрсәткечен төшереп калдырганнар. Документны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Хәзер яңа программа гомумроссия тәңгәллеге һәм илнең күпмилләтле халкының бердәмлегенә юнәлдерелгән. Киләсе елдан аны гамәлгә ашыруның икенче этабы башлана, ул 2026 елга кадәр дәвам итәчәк. Аны гамәлгә ашыру 145 миллион сумга төшәчәк.
Моннан тыш, документның тагын яңартылган өлешләре бар. Чит ил гражданнарын социомәдәни камилләштерү – шуларның берсе.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Казанда 2030 елга кадәрге чорга гражданнар арасында татулыкны ныгыту программасы әзерләнүе хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз