news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дәүләт медицина учреждениеләрендә паллиатив койкалар ачарга телиләр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт медицина учреждениеләре, шул исәптән Үзәк район хастаханәләре базасында паллиатив койкалар ачу мәсьәләсе хакында фикер алышалар. ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында шулай дип белдерде.

Депутатлар 2023 елга һәм 2024-2025 елларның план чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы республика законындагы үзгәрешләр хакында фикер алышты.

«Закон проекты нигезендә фонд бюджетының керемнәр һәм чыгымнар өлешенә кагылышлы кайбер үзгәрешләр тәкъдим ителә», - диде Мифтахова.

Керемнәрдә 362,9 миллион сум күләмендә өстәмә акчалар исәпкә алынган. Бюджетның чыгымнар өлеше 1,5 миллиард сумга арттырылган.

Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 2023 елга республика Мәҗбүри медицина иминияте фонды керемнәре – 70,4 миллиард, чыгымнар 72,1 миллиард сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot