Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларга бермандатлы округларда 33 кандидат теркәлгән
Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиясенең 130нчы утырышы булды. Анда 2026 елгы сайлау кампаниясен әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды, ә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев кандидатларны теркәү процедурасына якынча нәтиҗәләр ясады. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашу өчен кандидатларны теркәү тәмамланды. Татарстанның алты бермандатлы округында 33 кандидат теркәлгән.
Татарстан Дәүләт Советына 50нче номерлы Биектау бермандатлы округында депутат сайлауда катнашу өчен өч кандидат теркәлгән — икесе сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән, берсе сайлауда үзен үзе тәкъдим итүче буларак катнаша. Муниципаль өстәмә сайлауларда катнашу өчен 501 кандидат теркәлгән.
Татарстанлылар сайлаулар турында мәгълүмат алу өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясе телефонына мөрәҗәгать итә ала: (843) 292-84-33.
Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында муниципаль өстәмә сайлаулар 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә узачак. Сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз