news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларда видеокамералар куллану тәртибен расладылар

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә сайлауларны уздырганда видеотеркәү (видеофиксация) чараларын куллану тәртибен раслады. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел видеоконтроль системалары сайлау участокларының 98 процентын колачлаячак. Камералар вакытлы сайлау участокларыннан тыш (хастаханәләр, шифаханәләр, тикшерү изоляторларындагы), барлык дәрәҗәдәге сайлау комиссияләрендә – территориаль һәм участок комиссияләрендә эшләячәк.

«Видеокүзәтү, сайлауларда күзәтүчеләр кебек үк, тавыш бирүнең ачыклыгын тәэмин итүнең мөһим механизмы. Мондый карар гражданнарның сайлау системасына ышанычын ныгыта һәм Россия Федерациясе территориясендә сайлаулар уздыруның төп стандартларының берсе булып тора», – дип белдерде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Видеокамералар объективларына участок сайлау комиссияләре эшенең төп этаплары: тавыш бирү процессын оештыру, бюллетеньнәрне сейф-пакетларга күчерү, сейф-пакетларны һәм сейфларны тавыш бирүнең беренче көннәрендә төнлә саклау, шулай ук тавышларны санау һәм йомгаклау беркетмәләрен төзү процедуралары эләгәчәк.

Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 18 сентябреннән 20 сентябренә кадәр барлыгы 2743 сайлау участогы ачылачак. Тавыш бирү 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр узачак.

Бу көннәрдә Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак. Бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Шулай ук кайбер муниципалитетларда яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарындагы бушаган урыннарга депутатлар сайлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot