Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен бюллетеньнәр бастыра башладылар
«Идел-Пресс» полиграфия нәшрият комплексында IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен сайлау бюллетеньнәре әзерләнә. Предприятиедә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев булды, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Татарстанда федераль сайлау округы һәм бер мандатлы алты сайлау округы буенча тавыш бирү өчен ике дәүләт телендә 5,8 миллионга якын сайлау бюллетене әзерләнәчәк.
«Безнең бурыч – матбугат процессын контрольдә тоту гына түгел, бюллетеньнең типографиядән алып конкрет сайлау участогына кадәрге маршрутының ышанычлы булуын тәэмин итү. Бастыру эше билгеләнгән вакытта бара, 8 сентябрьгә кадәр ул тәмамланачак, шуннан соң 9 сентябрьдән бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләренә тапшыру башланачак. Аннары алар участок комиссияләренә керәчәк һәм 18 сентябрьдә тавыш бирү башлануга әзер булачак», – дип аңлатты Андрей Кондратьев.
«Идел-Пресс» нәшрияты генераль директоры Әнәс Әскәров сүзләренә караганда, бюллетеньнәр тәүлек буе әзерләнә. Аларны бастыру өчен 60 тоннага якын кәгазь һәм 13,5 тонна буяу кулланалар.
Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутатлар сайлау, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Сайлау участоклары сәгать 8 дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз