news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны күзәтүче җәмәгать штабы эшли башлады

Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны күзәтүче җәмәгать штабы эшли башлады
Фото: oprt.tatarstan.ru

Татарстанда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны күзәтүчеләр җәмәгать штабы эшли башлады. Штабның беренче утырышы бүген узды, дип хәбәр итә республика Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.

Бу структура гражданнарның сайлау хокукының үтәлешен һәм Татарстан территориясендә сайлауларның легитимлыгын күзәтүне тәэмин итү өчен булдырылган. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев, палата әгъзалары һәм экспертлары, җәмәгать оешмалары һәм юридик берләшмә вәкилләре катнашты.

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 2026 елның 18 сентябреннән 20 сентябренә кадәр узачак. Татарстан территориясендә 6 бермандатлы сайлау округы оештырылган, тавыш бирү өчен 2 743 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк, шуларның 938е видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылачак.

Штаб җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать күзәтүе комиссиясе рәисе Тимур Какохо сайлау кампаниясе чорына эш планын тәкъдим итте. Штаб дүрт юнәлештә эшләячәк: мәгълүмати-эксперт консультацияләре, күзәтүчеләрне өйрәтү, чаралары үткәрү, тавыш бирү көннәрендә контрольне тәэмин итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot