Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Дәү әни һәм дәү әти көне» республика акциясе узачак
1-10 октябрь көннәрендә, олыларга багышланган ункөнлек кысаларында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Дәү әни һәм дәү әти көне» республика акциясе үзачак. Аның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, буыннар арасындагы элемтәләрне арттыру, олы буын вәкилләренең социаль ролен үстерү. Бу хакта чараны үткәрүчеләр хәбәр итә.
Акцияне оештыручы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Гамәлгә ашыручы – «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе («Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУ).
Акциядә Татарстан җирлегендә яшәүче 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Чарада катнашу өчен 1-10 октябрь көннәрендә үзеңнең «ВКонтакте» сәхифәсендә әби-бабайларга багышланган язма урнаштырырга кирәк.
Катнашучылар үзләре теләгән форматны сайлый ала:
- Дәү әни яисә дәү әти белән видеоинтервью (5 минутка кадәр), алар анда тормышларының кызыклы истәлекләре белән бүлешә;
- Олы яшьтәге туганнарыгызның халык уеннары, аларның кагыйдәләре турында видеоаңлатма;
- Катнашучының дәү әнисе яисә дәү әтисе турында ясаган иҗади видеоязмасы;
- Фотолар (хәзерге яки гаилә архивыннан), фотоларга кыска гына аңлатма да беркетелергә тиеш;
- Махсус хикәя яки кызыклы истәлек.
Барлык материаллар да уңай рухлы, позитив, олыларга рәхмәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш. Чарада катнашу өчен акциянең хештегын күрсәтү мәҗбүри: #СПАСИБОБАБУШКАИДЕДУШКА2025.
«Акция тарихи хәтерне һәм гаилә традицияләрен саклау, балаларның гаилә тарихы белән кызыксынуын арттыру, шулай ук олы буынга карата ихтирам белдерү өчен бик уңай мөмкинлек», – дип саный оештыручылар.
Акция кысаларында килгән эшләр оештыру комитеты тарафыннан оригинальлек, теманың тирәнтен ачылуы, эмоциональлек, дөреслек, язмаларның сыйфаты кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк. Акциядә катнашу – оештыручылар тарафыннан язмаларның коммерцияле булмаган максатларда файдаланылуына ризалык бирү дип санала.
Акциянең нәтиҗәләре 2025 елның 25 октябренә кадәр игълан ителәчәк. Иң яхшы эшләр авторлары истәлекле бүләкләргә лаек булачак. Җиңүчеләр исемлеге һәм бүләкләр тапшыру тәртибе турындагы мәгълүмат «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» ДБУнең «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә һәм Үзәкнең рәсми сайтында игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз