news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда даруларны электрон рецептлар белән сатып алып булачак

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика территориясендә «Электрон рецепт» сервисын кертү турында карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Карар нигезендә, хәзер Татарстан Республикасында даруларга рецептлар кәгазьдә генә түгел, ә электрон рәвештә дә биреләчәк. Электрон рецептлар белән даруларны даруханәләрдә сатып алырга мөмкин булачак.

«Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина һәм фармацевтика оешмаларын сервиска тоташтыру буенча чаралар планын 20 көн эчендә эшләргә һәм расларга», –  дип язылган документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot