news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дарулар өчен салым чигерүен ничек алып була

Дарулар сатып алган өчен салым чигерүен табибтан рецепт яки авыру тарихыннан өземтә булганда алырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисенең беренче урынбасары, депутат Каплан Панеш сөйләде, дип яза NEWS.ru .

Аның сүзләренчә, салым чигерүе билгеле бер исемлектәге препаратларга гына түгел, ә дәвалаучы табиб билгеләгән теләсә нинди даруларга кагыла. Шул ук вакытта медикаментлар салым түләүченең яки аның гаилә әгъзаларының үз акчалары хисабына сатып алынырга тиеш.

Салым чигерүен рәсмиләштерү өчен дарулар сатып алганчы язылган рецепт кирәк булачак. Әгәр дарулар исемлеге махсус бланкта язылмаган икән, аны авыру тарихыннан өземтә белән расларга мөмкин. Препаратлар исемлеге белән консультатив кәгазь яки сатып алганнан соң алынган рецепт моның өчен яраклы булмаячак. Рецепт белән бергә касса чегын да сакларга кирәк.

Салым чигерүе өчен гаризаны чыгымнар башкарылган елдан соң өч ел дәвамында бирергә мөмкин. 2026 елда социаль салым чигерүе өчен гомуми лимит (дәвалану, дарулар, укыту һәм фитнес чыгымнары) елына 150 мең сум тәшкил итә.

Салым чигерүен кайтару күләме НДФЛ ставкасына бәйле. 13 процентлы ставкада 19,5 мең сумга кадәр кайтарырга мөмкин, 15 процентлы ставкада – 22,5 мең сумга кадәр.

Хөкүмәт тарафыннан расланган кыйммәтле дәвалау өчен лимит юк: салым чигерүе барлык чыгымнар суммасыннан бирелә. Әмма бу кагыйдә гадәти дарулар сатып алуга түгел, ә медицина хезмәтләренә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot