news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дарулар бәяләренә өстәлмәләр Россия күрсәткечләреннән түбәнрәк

2009 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә киткән гомуми чыгымнар арасында дарулар сатып алуга тотылган акча арта һәм 4 миллиард 252 миллион сумны тәшкил итә

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә киткән гомуми чыгымнар арасында дарулар сатып алуга тотылган акча арта һәм 4 миллиард 252 миллион сумны тәшкил итә. Бюджет һәм РФ Медицина иминияте фонды тарафыннан дарулар белән тәэмин итүне финанслау күләме, 2008 ел белән чагыштырганда, 27 процентка арта. 2009 елда республикага даруларны, диагностика җиһазларын, медицина җайланмаларын сатып алуга федераль бюджеттан 2,2 миллиард сум акча юнәлтелә. Бу, 2008 ел белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк. Бу турыда бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган киңәшмәдә республикабызның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерде.
Аның сүзләренә караганда, 2009 елда яшәү өчен мөһим булган дарулар белән тәэмин итү программасы буенча ташламаларга ия булучылар саны 129 мең 490 кеше белән саналды. Әлеге һәм 7 нозология буенча дарулар белән тәэмин итү программалары кысаларында узган ел халкыбыз 1,8 миллиард сумга дарулар белән тәэмин ителә. “Татарстан балалары”, “Татарстан медицина учреждениеләрен тромболитик препаратлар белән тәэмин итү”, “Таркалучан склероз”, “Үпкә чиренә каршы көрәш алып баручы хзезмәтләрне дарулар белән тәэмин итү” төбәк программаларын тормышка ашыруга республика бюджетыннан 43,7 миллион сум акча бүлеп бирелә.
Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте үткәрә торган мониторинг нәтиҗәләренә килгәндә, республикабызның хастаханә челтәрендә даруларга бәяләр федераль күрсәткечләрдән түбәнрәк. Россиядә даруларга сәүдә өстәлмәләре 23,5 процент белән саналган булса, республикабызда исә 18-19 процент белән исәпләнә. Быел республикада кайбер чит илләрдән китертелгән дарулар бәяләренең төшүе дә күзәтелде, диде Фәридә Яркәева.

news_right_1
news_right_2
news_bot