Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда даруханәләрдә сату өчен ВИЧны ачыклый торган тестлар булдырылачак
Тестны теләсә кайсы даруханәдән һәр теләгән кеше сатып алырга мөмкинлек тудырылыр дип көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВнокласснРСвЂВРєРСвЂВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВРЎР‚
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Белова Валерия). Татарстанның медицина вәкилләре йөклелекне ачыклый торган заманча тестларга охшатып, ВИЧны тикшерә торган тест ясарга планлаштыра. Бу турыда бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә республиканың СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сөйләде.
«Бу атнада Мәскәүдә ВИЧ-инфекция буенча белгечләр форумы узды. Яңа төрле тестны узу элеккеләреннән күпкә гадирәк булачак. Бүген тестка кадәр консультация алырга, аннан тест үтәргә, аннан соң тагын консультация каралган. Хәзер кайбер төбәкләр, шул исәптә без дә, һәр кеше тиз генә үзе тест үтә алырлык ысул булдырырга планлаштыра. Ул, мәсәлән, хатын-кызның йөклелеген тикшерү тесты кебек эшләнеләчәк, алар даруханәләрдә сатылачак», — диде Нияз Галиуллин.
Тест тартмасында аны куллану турында күрсәтмә дә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз