Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дан тоткан Теләче көрәшчеләре өчен тантана үткәрелде
Сәбәбе куанычлы: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән ярышта районның җыелма командасы беренче урынны алды.
(Теләче, 1 ноябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Узган ялларда Теләченең “Маяк” кафесында чәй табыны артында районның көрәшчеләрен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Сәбәбе куанычлы: октябрьдә Казанда “Ак барс” көрәш сараенда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призында үткәрелгән ярышта районның җыелма командасы, Биектау, Зәй, Балтач, Мамадыш кебек көчле командаларны җиңеп, беренче урынны яулады. Шөкер, соңгы елларда районның җыелма командасының әлегедәй мәртәбәле ярышларда алдынгылар сафыннан төшкәне юк. Хәер, бу алдынгылык инде чирек гасыр дәвам итә дисәк тә ярый, диелә “Теләче” газетасы хәбәрендә.
Теләче районында яңадан торгызылган лидерлыкны районның беренче башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә Хәлил Шәйхетдинов, Фәннур Мөхетдинов, Фидаил Мортазин, Рафак Хәлиуллин һәм Рамил Корбановлар кебек спорт осталары башлап җибәрсә, бүген алар салган уңышлы көрәш юлын Фирзәр Гыйниятуллин, Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, бертуган Илдар һәм Раил Мараковлар, Динар Кәримуллин кебек яшьләребез лаеклы дәвам итә.
Хөрмәтләү чарасында да әлеге һәм башка исемнәр муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм тантана кунаклары тарафыннан кат-кат телгә алынды. Алар җыелма команда көрәшчеләре һәм тренерларга ихлас теләкләрен әйтеп, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз