news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дача йортына электр уты керткәндә ток суккан ир-ат үлгән

60 яшьлек ир-ат үлеме буенча тикшерү башланган.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 60 яшьлек ир-ат дача йортына электр уты үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«10 августта көндез республиканың Югары Ослан районында бакчачылык ширкәте янында трансформатор будкасы янәшәсендә 60 яшьлек ир-ат мәете табылды. Ир-атта электр тогыннан зарарлану билгеләре ачыкланды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул дача йортына электр үткәрергә маташканда ток сугудан үлгән», - диде Андрей Шептицкий.

Ир-ат һәлак булганнан соң, тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100