news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дача хуҗаларын милек салымыннан 2025 елга кадәр азат итәргә телиләр

Татарстанда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булу вакытын озайтырга телиләр. «Оешмалар милкенә салым турында»гы законга үзгәрешләр кертә торган канун проектын Татарстан Дәүләт Советына республика Министрлар кабинеты кертте.

2019 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнар тарафыннан дача хуҗалыгы алып бару өчен оештырылган бакчачылык яки коммерцияле булмаган яшелчә бакчачылыгы ширкәтләре 2025 елга кадәр гомуми файдаланудагы милеккә салымнан азат ителергә мөмкин. «Салым ташламасы социаль һәм бакчачылык яки яшелчә бакчачылыгы ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

2022 елның 1 гыйнварыннан файдалануга тапшырылган газүткәргечләр өчен закон проекты 4,55 процент салым түләү рәвешендәге преференцияне (уңайлы шартлар тудыру) 2027 елга кадәр озайтуны күздә тота. «Әлеге чара газ бүлү оешмаларының салым йөкләнешен киметүгә һәм Татарстанда газлаштыруны алга таба үстерү өчен уңай шартлар булдыруга юнәлдерелгән», – дип төгәлләштерелә документта.

Сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган социаль-мәдәни өлкәдәге коммерция объектлары өчен 4,55 процент күләмендәге салым преференциясен 2025 елга кадәр саклап калу тәкъдим ителә. Чара халыкның медицина ярдәме сыйфатыннан канәгатьлеген арттыруга, системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның өлешен арттыруга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100