news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүртенче категория мәктәпләрдә сак хезмәтенә акча чыганаклары эзләячәкләр

Мәгариф министры 2022 елдан беренче, икенче, өченче категория куркынычында исәпләнгән мәктәпләрдә сак хезмәтен оештыруга 1,2 млрд сумга якын акча юнәлтеләчәген әйтте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда дүртенче категория мәктәпләрдә сак хезмәте оештыруны финанслау мәсьәләсе хәл ителә.

Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Ул быел республикада беренче һәм икенче куркыныч категориясендәге мәктәпләрдә каравыл хезмәтенә 113 млн сум акча бүленгәнен әйтте. «Киләсе елда өченче категория мәктәпләр дә өстәләчәк. Дүртенче категория мәктәпләр дә саксыз калмаячак. Финанслау чыганаклары буенча сорау хәл ителә», — диде.

Министр 2022 елдан беренче, икенче, өченче категория куркынычында исәпләнгән мәктәпләрдә сак хезмәтен оештыруга 1,2 млрд сумга якын акча юнәлтеләчәген әйтте.

Беренче категория мәктәпләрдә ике сак посты, калган мәктәпләрдә — берешәр. Сак хезмәткәрләре җитеп бетмәү мәсьәләсе бар, ләкин махсус органнар моның белән шөгыльләнә, диде министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, мәктәпләрдә төнге сак сменасы кичке 7 дән иртәнге 7 гә кадәр эшли, ә көндезге сакта, вахтерлардан тыш, хосусый сак предприятиесе хезмәткәрләре дә кизү торачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100