news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүрт район ветеринария лабораториясенең лицензиясе юк

Болар -  Азнакай, Яңа Чишмә, Спас, Балык Бистәсе район ветеринария лабораторияләре.

Татарстанда дүрт район ветеринария лабораториясенең лицензиясе юк
Михаил Захаров

(Буа, 7 июнь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның дүрт районында урнашкан ветеринария лабораториясенең лицензиясе юк.  Бу хакта бүген Буада узган район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган  республика семинарында билгеле булды.

ТР "Республика ветеринария лабораториясе" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марс Вәлиев төп докладында: "Бүген республикада 39 ветеринария лабораториясе бар. 20 лабораториянең II-IV төркем патогенлык микроорганизмнары белән эшләүгә лицензиясе бар. Шуның 15е кимчелекләрсез эшли", - дип хисап тотты. Ул һаман да "дәүләт учреждение"се статусыннан "дәүләт бюджет учреждениесе" статусына күчмәгән район ветеринария лабораторияләренә шелтә белдерде. Болар: Минзәлә, Буа, Тукай, Мөслим, Апас районнары.
"Мөслим һәм Апас район ветеринария лабораторияләре Роспотребнадзорның санитар-эпидемия белешмәсенә ия", - диде Марс Вәлиев.

Ул республиканың тагын 15 лабораториясе III-IV төркем патогенлык микроорганизмнары белән эшләү хокукына ия булуын әйтте.

"Әлеге 15 район лабораториясенең 6сында Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик белешмәсе юк. 4 район лабораториясе - Азнакай,  Яңа Чишмә, Спас, Балык Бистәсе район ветеринария лабораторияләренең бүгенге көндә лицензиясе юк", - диде ТР "Республика ветеринария лабораториясе" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марс Вәлиев.

  • Район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган  республика семинарында Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Буа районы җитәкчелеге, Татарстанның 43 районыннан килгән баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораториясе җитәкчеләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100